Авылымның нурлы уртасында,
Тәрәз-күзләреннән нур чәчеп
Белем иле - нурлы мәктәп тора
Күңелләргә аклык өләшеп.
Сабый күңелләргә гыйлем чәчеп,
Йөрәкләргә мәктәп эндәшә.
Тыңла әле, такта, парталары
Синең белән ничек сөйләшә?!
"Акбур белән сызган ап-ак юлдан
Күңелегезгә ак нур алыгыз,
Тормыш үрләрендә адашмаска
Шул ак нурдан юллар салыгыз.
Акбур нуры сызган ак юлларга
Укытучы сүзен алыгыз.
Белем көче, беләк көче белән
Туган җирдә хезмәт салыгыз.
Шул чагында тормыш юлларыгыз
Ап-ак нурдай булып балкып калыр,
Туган-үскән илең, укытучың
Синең белән һәрчак горурланыр.

