Алтын яфрак, сары яфрак
Уйнап очкач югары
Мәктәпкә җыела бар да
Авылның наяннары.
Айнуры да, Илнар да,
Гөлчәчәге, Гөлнары,
Артуры да, Илдусы да,
Фәйрүзәсе, Динары...
Гыйлем йортына киләләр
Тырышып белем алырга.
Дүрткә, бишкә укырга,
Яхшы кеше булырга.

