Иген диңгезе басуның
Ярларыннан чыкты шаулап,
Һәм атылды алтын ташкын
Келәтләргә - урын даулап.
Һәр бөртеге сары алтын-
Алтын кояш янгангадыр,
Һәрберенә игенченең
Алтын тире тамгангадыр.
Һәр бөртеге сары алтын-
Сабыр итеп көткәнгәдер,
Вакыт җиткәч һәр минутны
Алтынга тиң иткәнгәдер.
Иген кайта, сары алтын
Шаулап тула келәтләргә.
Өмет биреп киләчәккә,
Дәрман өстәп йөрәкләргә.

