Бер йөрәккә икәү сыймый, диеп
Яратмыйча кыйдым җаныңны...
Күрмәмешкә салынып күзләреңне,
Ишетмәмеш булып сүзләреңне-
Яратмыйча кыйдым җаныңны...
Хәзер инде җирдә түгелсең син,
Мәңгелектә җаның күптәннән...
(Бу сорауга хакым бармы, белмим...)
Кичерсәнә мине күкләрдә...
Кичерерсең микән күкләрдә?

