Новые пьессы
Новое в "прозе"
Новые стихи
Үрлекүл тавында җилферди бер әләм,
Җилләр үбә аны иртә-кичләрен.
Һәйкәл тора таштан – анда синең исемең,
Гөлчәчәкләр бизи мәрмәр өсләрен.
- Информация о материале
- Категория: Шигърият
- Просмотров: 1477
Пьеса, 6 күренештә
Катнашучылар:
Җәмил – авыл малае, 6 яшендә.
Оксана – аның сеңлесе, 6 яшендә.
Көнбикә – Җәмилнең әнисе, 26-30 яшьләрдә.
Гөлбикә - Көнбикәнең әнисе, 50 яшьләрдә.
- Информация о материале
- Категория: Сәхнә әсәрләре
- Просмотров: 3301
Кыш бабайның өе. Өйдә Кыш бабай үзе һәм карчыгы Буранбикә (ул кардан ясалган снежная баба га охшап тора.)
Б у р а н б и к ә (телеграмма күтәреп керә). Менә, карт, тагын бер җирдән телеграмма килгән әле монда. Бу атнада әллә йөзенче телеграмма инде бу.
К ы ш б а б а й. Йөзен йөз дә, бер дә уку белән сикереп торып юлга чыгарлык итеп язалмыйлар телеграммаларын. Менә бер авылдан нинди телеграмма җибәргәннәр, кара әле: Кыш бабай! 29 декабрь сәг 20.00 гә безгә кил. Шул да булдымы чакыру: хөрмәт күрсәтү юк, үтенү юк... Фәлән көнне фәлән сәгатькә кил имеш... әйе менә, чаптым ди хәзер, урыс әйтмешли, разбежался.
- Информация о материале
- Категория: Сәхнә әсәрләре
- Просмотров: 2440
Үткәннәрем авыр әкият минем,-
Шул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чагылып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм.
Һ.Такташ.
Авылымның иркә баласы мин,
Каз бәбкәсе кебек аяулы.
М.Насыйрова
Рәлиф – Гарәфетдин абзый һәм Оркыя апаның (урыннары оҗмахта булсын) яраткан улы. Тукайның “Туган тел” шигырен ятлаганга кадәр үк аның шигырьләре ятланган. Рәлиф сабый чакта ук гарипләнгән, авылча әйтсәк, аны бишектә чагында ук җен суккан.
- Информация о материале
- Категория: Чәчмә әсәрләр
- Просмотров: 1904
Бала чактан бергә булдыгыз сез,-
Бер класста ничә ел үткән?
Мәктәп елларында туган дуслыгыгыз
Иң саф хисләр белән береккән.
- Информация о материале
- Категория: Шигърият
- Просмотров: 1608
Биккенәнең халкы дәртле, һич картаймас күңелле,
Тырышып эшли, матур яши, җырлы-моңлы күңеле.
Кышын “Башкорт” урамында “Тау бәйрәме” шаулады,
Язгы якка “Төмән” очлар “Встречной план” алды.
- Информация о материале
- Категория: Шигърият
- Просмотров: 1408

