Бала чактан бергә булдыгыз сез,-
Бер класста ничә ел үткән?
Мәктәп елларында туган дуслыгыгыз
Иң саф хисләр белән береккән.
Үрле күлдә каршыладык таңны,
Таң нурлары төште кырларга,
Таң нурлары төште болыннарга,
Сез китәсе озын юлларга.
Уйларыгыз кочты чиксезлекне,
Ярсып типте дәртле яшь йөрәк,
Рәхимле бул, тормыш, шушы балаларга,
Дип теләдем сезгә мин теләк.
Тормыш йөген бүген сез тартасыз,
Берәүдән ким түгел берегез.
Бүген тагын теләк телим әле:
Тик бәхетле була күрегез.
Эшләр өчен эшегез гел булсын,
Тешләр өчен булсын тешегез,
Кайгы –шатлыкларны бүлешергә
Янда булсын якын кешегез.
Кыз үстергән әби-бабай булсын,
Биана-биата булсын уллыгыз,
Тормыш тәгәрмәче тукталмасын,
Өзелмәсен барыр юлыгыз.
Сезгә карап шатланырга язсын,
Менә, диеп, алар ниндиләр:
Эшләре ал, тормышлары гөлдәй-
Туган җирне ямьләп яшиләр!

