Биккенәнең халкы дәртле, һич картаймас күңелле,
Тырышып эшли, матур яши, җырлы-моңлы күңеле.
Кышын “Башкорт” урамында “Тау бәйрәме” шаулады,
Язгы якка “Төмән” очлар “Встречной план” алды.
Кышын гөрләп чана шудык, “Бу кое” ның тавында,
Тәбикмәк, бәлешләр белән, җыр, бию, шигырьләр белән
Чәйләр белән, (мәйләр белән) сыйланды халык анда.
Төмән очлары пешерә “Карга боткасын” бүген,
Уйнап-көлеп бәйрәм итик, күңелдә калсын бу көн!

