(Җыр)
Калмаш елгасы буенда
Яшел хәтфә тугайлар.
Тугайларда чишмә җырлый,
Кушылалар тургайлар.
Кушымта:
Җырларымның чишмә башы,
Моңымның чишмә башы,
Әткәемнең нигез ташы
Синдә бит Калмашбашым.
Тугайларда чишмә җырлый
Гармуннар моңын кушып.
Уңган халкым матур яши
Бергә эшли тырышып.
Куш.Шул ук.
Чишмә юлы күрсәтергә
Әзер уңган җиңгиләр,
Таш булып төшкән җирендә
Яши бездә киленнәр.
Куш. Шул ук.
Гөл - чәчәкләр үстерәбез
Чишмә сулары сибеп,
Туган җирне яшәтәбез
Гөл бакчалары кебек.
Куш. Шул ук.

