Нечкә күңелле кыз бала
Нидән соң сагышлана,
Күзләреннән яшьләр тама,
Йөрәгеннән моң ага.
Сагынган ул авылының
Айлы-йолдызлы күген,
Җанга якын йомшак җилен,
Әнкәсен, туган өен.
Идел ярларында йөри
Сагышка түзә алмый.
Сагышын суга сала да,
Ярыннан китә алмый.
Гөрләп торган зур шәһәрдә
Киң урамнар аңа тар.
Ярый әле туган якка -
Өйгә кайтыр юллар бар.

