user_mobilelogo

Җәйләр саен барып кайтам

Уфалардан Казанга,

Кара күзләрен талдырып 

Сөйгәнем көтә анда.

 

Сөйгәнемнең кашы кара 

Карлыгач канатыдай, 

Сөйкемле сөякләре бар

Өзелеп яратырдай.

 

Уфа - Казан аралары 

Ерак түгел йөргәнгә.

Ашкынып тора йөрәгем,

Сине якын күргәнгә.

 

Иркәм сагына Казанда,

Мин саргаям Уфада.

Күңелләребез гел бергә

Ара ерак булса да.

 

Уфа -Казан арасында 

Йөрүе авыр янып, 

Шуңа күрә сөйгәнемне 

Кайтам Уфама алып.

Кара кашлы Казан кызын 

Кайтам Уфама алып.