user_mobilelogo

Тормыш шавы, ыгы-зыгы тулы 

Вокзалларга моңнар таратып,

Газиз уллар китә ил сагына,

Китә йөрәкләрне канатып.

 

Шул сәгатьтән телефоннар чыңлый,

Өзелгән җан җебен ялгатып.

Телдә, күңелләрдә тик бер теләк:

Сау гына бул, улым, канатым!

 

Илләр имин булса, уллар кайтыр,

Күз яшьләрен шатлык таратыр.

Көтү-сагынулар эзе булып

Ана йөрәгенә җөй ятар.