user_mobilelogo

Уфада Чакмагыш көннәре тантанасында Башкортостан телевидениесына биргән репортажында Айгөл медальләре авыр булуга зарланып алды. Менә бу соңгысы бигрәк авыр, диде ул. Авыр булмыйча, - Алтын ич ул. Һәм ниндие әле медальнең: дөнья чемпионатыныкы! Белегез безнекеләрне! Менә мин шушы уңайдан сиңа багышлап шигырь язып куйдым.

 

Медальләрем авыр диеп

Зарланма әле, Айгөл;

Алар авыр булган саен

Шатлана безнең күңел.

 

Медальләрнең иң авыры

Соңгы - алтыны, дидең;

Алтын авыр була инде,-

Ул - гади металл түгел.

 

Медаль алтын - теләкләрең

Алтындай саф булганга

Медаль авыр - аның өчен

Алтын тирең тамганга;

Медаль каты - ихтыярың

Корычтай нык булганга;

Медаль авыр - җиңү өчен

Авыр юллар узганга.

 

Дөньяларга яңгыраттың

Калмашбашның исемен,

Җиңүеңә горурлана

Барлык якташың синең.

 

Батыр, матур кызыбызга

Теләкләребез изге:

Алда тагын зур җиңүләр

Көтеп торсыннар сине.

 

Йөрәгең батыр булсын,

Даннарың артып торсын,

Сине җиңүләргә илткән

Юлларың такыр булсан.

 

Ихтыярың какшамасын,

Дәрт-дәрманың ташламасын,

Даның артсын, безгә кайтсын,

Медальләрең авырайсын!

Үзебез күтәрешербез!