Үрлекүл тавында җилферди бер әләм,
Җилләр үбә аны иртә-кичләрен.
Һәйкәл тора таштан – анда синең исемең,
Гөлчәчәкләр бизи мәрмәр өсләрен.
Үрлекүлтау һаман саклый эзләреңне,
Моңлы җилләр сагынып эзли үзеңне,
Биеклеге саклый рухың көчлелеген,
Җиңүләргә әйдәп һәр яшь күңелне.
Тирән эз калдырды кыска гомер юлың
Биеклеккә илтте омтылышларың.
Якты истәлегең йөрәгендә саклап
Җиңү яулап яши якын дусларың.
Горурланып синең гүзәл исемеңне
Йолдыз-маяк итеп элдек түрләргә.
Синнән үрнәк алып күтәрелә бүген
Кыю кызларыбыз биек үрләргә.
Исемең кайтты туып-үскән авылыңа,
Синең белән мәңге көчле, горурбыз.
Якты рухыңнан көч, күңлеңнән дәрт алып
Тагы да биек-биек үрләр алырбыз.

