user_mobilelogo

(Авылымда үткән “Тау бәйрәме”нә язылган шигырь)

 

Кар каплагач текә яр буйларын,

Бозлар туңгач буа өстенә

 

Тимераяк, чаңгы, чаналарга

Тагын яңа гомер өстәлә.

 

Һәрбер өйдән 3-4 бала чыгып

Килсә тауга чана шуарга,

“Бу кое”ның ап-ак яр буйлары

Әверелә сабантуйларга.

 

Салкын һава, салкын кар өстендә

Кызып уйнагачтын көнозын

Пәлтә чабулары бозга ката,

Авыз-борын күптән кып-кызыл.

 

Үрәчәле агач чана булсын,

Булсын тимер челтәр чаналар-

Ни нәрсә бар-шуңа утырып, ятып

Шуа таудан бала-чагалар.

 

Өстә бишмәт, башта “Козловай” шәл,

Кат-кат төпле пима аякта.

Кайберәүләр кирза итек кия-

Кирәк түгел тимераяк та.

 

Шулай кирза итек кигән бер яшь егет

Озын көннәр буе урамда

Зәңгәр күзле чибәр шәһәр кызын

Тартып йөртте тимер чанада.

 

Ышанамын: кулы, аягының

Өшегәнен ул һич танымас-

Йөрәгендә гыйшык уты янгач,

Салкын җилләр аңа кагылмас!

 

Әйе, бу шигырем безнең күрше-

Абыемның дусты хакында.

Урамнарның тынмас шаян улы -

Гармунчы дус - чибәр Хатмулла.

 

Вакыт үткәч алар кавыштылар,

Ике чибәр - сөю ялкынлы...

Үзе вафат хәзер...

Улы үсте...

Оныкларын сөя хатыны...

 

Әй, “бу кое”!

Синең кар тавыңда

Мәңге онытылмас уйнаган.

Күпме авыз монда җимерелгән ,

Күпме борын монда канаган...

 

Еллар үткәч тагын килдек монда,

Бәйрәм бүген туган авылда.

Бала чакны искә бер төшереп,

Бәйрәм итик әйдә, тавыңда!