user_mobilelogo

Беркөн шулай юыныйм, дип

Барган идем мунчага,

Мунча кызу, тик суы юк-

Су беткән, ди, башняда.

 

 

Су башнясы кукыраеп

Тау башында утыра;

Суы тугыз өйгә җитә,

Унысы сусыз тора.

 

Бакчаларга яңгыр сорап

Ялварабыз ходайга,

Чишмә суы сибәр идек,

Су булса колонкада.

 

Урам саен колонкалар

Эч пошырып утыра.

Колонка бар, ә суы юк-

Эш шул башняда тора.

 

Агач башында тиен,

Аны атуы кыен.

Безнең хәлне сорамагыз,

Сусыз яшәү бик кыен.

 

Сусыз яшәү кыен, диеп,

Җырламыйк өзеп-өзеп.

Барыбыз да бергәләшеп

Бер яңа башня төзик.