user_mobilelogo

Шагыйрьләр шул җир кешесе түгел...

Җаны күккә фида аларның.

Җиргә карап, маллар, акча санап

Шигырь язып булмый аннары.

 

Әй, милләтем, кара яуга озаттың

Ккүккә фида күпме ак җанны?

Мылтык биреп каләм урынына,

Алиш, Кутуй һәм дә Мусаны.

 

Кайталмады яудан Алиш, Кутуй,

Фатих калды сугыш кырында.

Аямады сугыш бер җанны да,

Кызганмады Алиш, Мусаны.

 

Үзенең дә газиз гомереннән

Артык күреп илаһ саф җанны,

Канын биреп кызың Лулу гына

Саклап калды безгә Туфанны.

Ә бит...

Чал тарихтук шундый фида булса,

Булса анда Лулу йөрәге,-

Казан аумас иде шулчагында,

Елап йөрмәс иде урамында

Бүген Сөембикә өрәге.

 

Фидаилар  бүген юк  милләттә,

Һәркем саклый үзенең тиресен.

Шуңадыр юк чын милләтчә шигырь,

Тумый шагыйрьләрнең изгесе...

 Декабрь, 2012