Кар ишелә күктән, күрәсеңме?
Эзләр күмелә - икәү салганнары,
Юллар күмелә - икәү барганнары -
Явып бурый бүген, явып бурый.
Күмәргә дип җирне явалармы?
Күмеп китеп бөтен караларны,
Күмәм дипме бөтен яраларны ,
Явып бурый бүген, явып бурый.
Явып бурый бүген, явып бурый,
Ап – ак итеп бөтен дөньяларны,
Мамык кебек шушы йомшак карлар
Аералар безнең араларны.
Тып – тын калган дөнья, чү , эндәшмә!
Кар бөртеге әнә ничек уйный...
Ишетәсеңме, хисләр ничек таша –
Явып бурый бүген, явып бурый!

