user_mobilelogo

Миңа башлап болын чәчәкләрен

Син идең бит бүләк итүче...

Еллар үткәч җаннарымны айкый

Шушы чәчәкләрнең хуш исе.

 

Бигрәк гади иде ул чәчәкләр,

Игътибарга хәтта алмадым...

Хуш исләре генә күңелемдә

Мәңгелеккә калды аларның.

 

Бүген дә мин болыннарга чыксам

Исерәмен гөлләр исенә.

Шул гөлләргә карап яшьлек дустым

Төшерәмен сине исемә.