Бар иде бит япь-яшь чаклар,
Синең егет, минем кыз чак.
Син йөрисең берәү белән,
Мин башкага ачкан кочак.
Шул вакытта исерепме
Тиле яшьлекнең исенә,
Минем күңелгә син кердең
Җәйнең берничә киченә.
Йөрәгемә ышанмыйча
Шунда сине кире кактым,
Ышанмадым, сөюеңне
Кире кактым... һәм югалттым.
Әллә инде бүген килеп
Үкенәмме шушы хакта?
Юк, үкенмим һичкайчан да,
Шатланамын менә хәтта...
Шатланамын, ярый шулчак
Кавышмаганбыз, дип, менә...
Бергә булсак бүген әллә
Керер идеңме исемә?
Уйлар идемме мин сине,
Янар идемме мин утта?
(Белмәс идем яшерен сөю
Көйдергәнен ялкын – уттай.)
Дөрес эшләгәнмен... сине
Кире кагып ул минутта.

