Татарча самиздат
Кичен миңа Илһам килде,
Бүген синдә кунам, диде...
Күңел кылларыма тиде,
Әйдә, бер сагышлан, диде.
Йөрәк кылым зыңлап типте,
Күңелемнән моңнар сипте...
Каләм арып артта калды,
Шигырь ерак чабып китте...