Чәчләреңә ак бәс кунган мәллә -
Ак төс күбрәк кебек карадан.
Дәфтәр юлларынннан ак тузаннар
Куна барган ахры аларга.
Ак чәчләрең мәңге хөрмәт итәм-
Ак уйларның алар билгесе.
Ак чәчләрең безнең барыр юллар,
Ак күңелең тормыш көзгесе.
Картаям дип һич тә уфтанма син,
Чәчем агара дип кайгырма.
Ап - ак чәчле, ак күңелле булып
Язсын Ходай озак калырга.

