user_mobilelogo

Үткәннәрем авыр әкият минем,-
Шул әкиятне әгәр сөйләгәндә,
Чагылып китсә синең күләгәң,
Юк, юк,
Мин ант итәм: һичбер вакытта да
Сине карак итеп сөйләмәм.
Һ.Такташ.

Авылымның иркә баласы мин,
Каз бәбкәсе кебек аяулы.
М.Насыйрова

Рәлиф – Гарәфетдин абзый һәм Оркыя апаның (урыннары оҗмахта булсын) яраткан улы. Тукайның “Туган тел” шигырен ятлаганга кадәр үк аның шигырьләре ятланган. Рәлиф сабый чакта ук гарипләнгән, авылча әйтсәк, аны бишектә чагында ук җен суккан.

Имеш, улының кырыгы тулганчы ук, Оркыя апа аны берүзен калдырып, ниндидер эш дип тиз генә тышка чыгып киткән. Кычкырып елаган бала тавышына йөгереп керсә, бишек өстеннән бер кара мәченең каядыр сикереп юк булганын күргән. Бала елаган да елаган. Туктагач, карасалар, авызы- башы кыйгаеп – чалышаеп калган имеш.
Үсә төшкәч тә Рәлифне бәла-казалар гел сагалап кына торды. Тегермәнгә кысылып аяк-куллары гарипләнде, бер аягын сөйрәп атлап, атынган кебегрәк итеп йори торган булып калды. Авыл кешеләре миһербанлы булды, мин яшьтәшләремнең аны үртәп , ирештереп көлгәннәрен хәтерләмим. Рәлиф үзе дә, әти-әнисенә охшап, бик озын буйлы, иләмсез көчле иде. Бәлки шуңа да аны ирештерүче аз булгандыр. Тазалыгы чамалы булгач, ул район больницасында еш кына дәваланып чыга иде. Больницадан кайткач ул безгә анда ишеткәнме, әллә үзе чыгарганмы, кызык җырлар җырлый. Менә берсе:

Сестралар суга бара,
Их,колхозның кырлары.
Ике кашык боткалары,
Бер кашык шулпалары.

Аннан соң аның тагын бер кызыгы бар иде: озын бармакларын бер-берсе өстенә ишеп куя да:

Шүрәле, шүрәле,
Читән үреп бир әле.
Читәннәре нык булсын,
Сикереп йөрерлек булсын, дип такмаклый.

Авылда шигырь чыгаручылар, булган шигырьләрне үзләренчә туры китереп үзгәртүчеләр хәтсез булгандыр. Менә, без укыган чакта,мондый шигырь бар иде:

Гөлүзәкәй тор, тор,
Йоннар оча пыр-пыр,
Әллә пәри, әллә җен,
Шигыреңне ятлый тор.

Бу шигырьне Әнвәр исемле яшьтәшебез апасы Гөлүзәне иртән йокыдан уятканда җырлаган имеш.
Безнең башкорт очында (шулай димен, чөнки авылның югары очы- башкорт, түбән очы – төмән очы дип атала. Аларның сөйләшүләре безнеке кебек түгел “төмәнчә”. Алар “к” хәрефен икенче төрле әйтәләр, бармыйм урынына бармийм , кайтмыйм урынына катмийм кебегрәк “сүлиләр”. Кыскасы мишәрләр кебек. Минем инәй дә шулай “сүли”. Бер дә мин яратып укыган китаплардагыча түгел. “Кисәү агачы” аныңча “кучарка”. Мич арты – кәбәркә, “абзар”ны да инәй “азбар”, “өй” не “эү” яки “ызба” дип, көянтәне “күәнтә” дип сөйләшә иде. “Инде” сүзен дә ул төмән очындагыларча “энде” дип сөйли, “түгел”е – “төгөл”, кыскасы –төмән, Рапат төмәне. (Инәй тумышы белән Рапат авылыныкы, анда безнең барлык туганнар да инәйчә-төмәнчә сөйләшә.)
Безнең очта Минҗиян (Миңҗиһан) әби бар иде. Ул йон тету белән шөгыльләнде. Кешеләр бәйләмгә дигән йоннарын, үзләренең язарга (йон язу – шул ук тетү, тик кул яки машина белән) вакытлары булмаса аңардан теттереп алалар иде. Аның турыда туганапаның (туганапа димен, чөнки минем тагын ике апам бар әле, берсе зурапа, икенчесе-бәләкәй апа. Туганапа инәйнең беренче иреннән булып, инәебез безнең әтәйгә килгәндә ияреп килгән кызы, ә зурапа һәм бәләкәй апалар әтәйнең дөнья куйган беренче җәмәгатенең кызлары.)р шундый җыр җырлаганы хәтердә:

Дерен- дерен дерт итә
Миңҗиянттәй йон тетә.
Тавык боты бирмәсәң
Йонны киезле итә.
Яки, 30 күкәй бирмәсәң
Йонны киезле итә.


Туганападан калган тагын бер такмак:


И, ходайның фәрманы,
Тавык түккән ярманы.
Ботка итәрмен дигән идем,
Үрәлек тә калмады.


Монысы инде инәй өйдә булмаганда безгә ни дә булса пешереп ашатырга тиеш булып ярма-фәлән эзләгәндә җырлаган такмагыдыр.
Табигатьтә, тирә - юньдә булган һәрбер күренешкә, үзгәрешкә халыкта берәр такмак – такмаза булмыйча калмагандыр ул. Мәсәлән, кич белән инәй белән тышка – фәлән чыкканда яңа гына туган ай урагын күрсәк, инәй шул вакытта безгә укыр өчен шигырь дә ятлатып куйганы хәтердә.


Ай күрдем әман белән,
Авызым тулсын иман белән.
Шул айларда вафат булсам,
Үткәр ходай иман белән.

Ятканда –торганда да инәй бисмилласын әйткәнче

Яттым, я, Алла,
Тордым, я, Алла.
Шул йокымнан торалмасам,
Үткәр ходай иман белән ,

дигән сүзләрне кабатлый, безгә дә өйрәтә иде.

Май башларында , көтүгә чыгып тигәнәккә батканчы дип, бар кеше дә сарык йонын ала башлый.( Безнең авылда моны “сарык өстен алу”диләр.) Сарыкның йонын алганда абый белән без беребез башыннан, беребез аягыннан сарыкны тотып торабыз. Әлбәттә сарыкның өч аягы да бәйләнгән була. Сарыкны бәйләп яткыргач, туганапа , сарыкны сөеп, шундый такмак әйткәне хәтердә:

Маңка сарык, к....е ярык,
Суяр идем, бик ябык.

Ә инде йонын алып бетергәч, аякларын чишеп җибәргәндә ул сарыкны тагын сөеп аркасыннан каккалап ябалактан йон, бүдәнәдән май, дип озата иде.

Абыйның аерылмас дусты Хатмулла исемле . Туганапаның аңа карата да такмазасы әзер:

Хатмулла, Хатмулла,
Хатмуллага койрык куйсаң
Менә дигән ат була.

Түбән очтагы Насрулла (халыкта Насрый) абзыйны барыбыз да белә. Ул авылда балта остасы, бик җитди кеше.Безнең инәйләр алар белән йөрешәләр иде. Шул Насрый(Насрулла) абзыйга да такмак бар иде:

Насырый, Насырый,
Ике тавык асырый.
Берсен суя, берсен куя,
Аның белән кем туя?

Һәрхәлдә, Насрый абзыйлар бик иркен , бик җитеш тормышта яшиләр иде, каралты – курасы таза, абзары тулы мал булды.
Тагын югары очка килим әле. Шул Миңҗиһан әбиләргә каршы гына йортта Ибрай (Ибраһим) абзыйлар яши. Ул колакка катырак. Безне инәйләр куркыта: яландагы мәшкәне (мәшкә ул гөмбә) типкән дә, аның тузаны кереп колагын сакбайлаткан (сакбай дип бездә колакка каты кешене атыйлар.) дип. Ул мәшкәнең исемен хәзер белдек инде, дождевик дип атала русчасы. Яңгыр үткәч тә ап-ак булып чыгалар бөтен яланны тутырып. Искергәч ямьсез яшел төскә керәләр, эчендә соры споралары тузан кебек очып тора. Шуларны күргән саен тибеп очырасы килә, әмма инәйнең сүзе, Ибрай абзыйның гел нәрсәгәдер колак салган кыяфәте күз алдына килеп баса да, бу эштән һәрчак тыелып каласың.
Ибрай абзый да балта остасы, аның ихатасы да бик төзек, тартма кебек. Аның турында такмак һөнәренә бәйле:

Ибырай, Ибырай,
Ыштансыз бура бурай.
К....ә кадалгач курай
Ыштан тектергән бер ай.

Күңелемдә калганнардан туганападан ишеткән такмаклар күп. Моның сәбәбе аның сыер савучы булып эшләвендәдер. Ул фермада эшләгәндә без дә абый белән аның янына көн дә барып, ярдәмләшеп йөри идек. Абый сыерларның асларын тазарта, ычкындырганда, бәйләгәндә булыша, мин куышып торам.
Сыерларны көндезгелеккә утарга чыгаралар да, кичке савым алдыннан кертеп бәйлиләр. Шул бәйләгән чагында беркем дә сыерын куып йөрми, ә исемнәре белән генә чакыра. Ә ул сыерларның исемнәре-е-е... Нурия апа кычкыра: Карагай, Карагай, мәһ-мәһ-мәһ, аңа ияреп сакау малае Заһит та(хәзер мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын) Каягай, Каягай дип кычкыра. Аннан Заһира апа тотына: Сукырмөгез! Сукырмөгез!
Туганапаның төркемендәге сыерларның исемнәре болайрак иде, каян белеп кушкандыр инде ул аларны ( алай дисәң, яшьлегенең иң матур чакларын торф эшендә Сведловскида үткәргән кеше әле ул). Шнапс, Шварц, Тимерханка, Зойка, Боҗыр, Акбаш,Зәкия, Шомырт, Бәләкәч һ.б. Эшләр беткәч улак артына саламга күмелеп (ферма мөдире күрмәсен) кенә утырып өйдән алып килгән ипи телеме белән берәр ярты литрлы банка сөтне сугып куябыз. Безгә эчәргә туганапа гел Зәкия исемле сыерының сөтен савып бирә. Өйгә алып кайтырга булса да ( өйдәге кәзә сөте җитмәгән, я кәзәнең ташлаткан вакыты булгандыр) - Зәкиянең сөте. Туганапа әйтә: Зәкиянең сөте үзе куе, үзе тәмле,ди. Тәмле сөтен эчкәнгә без Зәкияне ярата идек, ләкин яратуны үзенә берничек тә белдерә алмыйбыз, чөнки ул бик усал, сөзгәк сыер, кузләрен алартып, мөгезләрен уйнатып кына тора. Бәйле чагында арт ягыннан килеп сыйпасаң гына инде. Алай үзе тибешеп булашмый иде тагын.
Туганапа бик шаян сүзле иде. Әйткәнемчә Түреш авылына кияүгә киткәнче 10 еллап фермада сыер савучы булып эшләде ул. Ә сыер савучы апалар бар да яшьләр(юкка гына колхозыбызның исеме дә “Яшьләр” исеме белән йөртелмәгәндер), шаяннар. Ут чаткысы кебек чәчрәп торган усаллар, кыюлар. Мал караучылар да яшь ирләр һәм егетләр. бергә гөрләшеп уйный –көлә эшлиләр. Бер-берен ирештерүләр, җырлар такмаклар ферманы яңгырата иде. ә җәй көннәрендә трактор арбасына төялеп җәйләүгә барулар... Шунда инде шаян сүзләр, җырлар, бер-берен үртәүләр.

Кызый, кызый кыздырма,
Чабатаңны туздырма.
Яшь кияүгә барам диеп
Гомереңне уздырма.

Яки Нурия апа үзенең итәгендәге кызы Миңзифаны тирбәтеп болай дип җырлый:

Кызым-кызым, кыз кеше,
Кызыма килер йөз кеше,
Йөз кешенең арасыннан
Алып китәр бер кеше.

Авыр чакларында бу сыер савучы авыл апалары елап утырмыйлар иде, хәер аларның елап утырырга вакытлары бар дисеңме, ә тирән көрсенеп, менә бу такмазаны әйтеп куялар иде.

И, дөнья,
Буялган йонга.
Буялса иде мамыкка,
Рәхәт булыр иде халыкка.

Туганапаның дусы бар-Мәликә апа. Туганапа аны бик якын итә. Аңа да җыры бар:

Мәлдер, мәлдер, Мәликә,
Чәйләр сала чәйнеккә.
Бер көлтәгә ун көлтәне,
Ничек бәйләп өлгертә.

Әлбәттә, көлтә бәйләү заманы үткән, ә җыры калган. Көлтә турында сүз чыккач, авылдашым Муллаян абзыйның да бер җырын язып куйыйм әле. Моны миңа еллар үткәч улы Рәвис сөйләп күрсәтте.

Тәгъзимә, зуратыңда
Үзең әйттең 100 көлтә,
Культурник килеп санагач
Җитмәгән 30 көлтә.

(Культурник дигәне идарә кушуы буенча халыкны ярыштырып исәп-хисап алып баручы клуб работнигы.)

Муллаян абзый бик шаян кеше иде, бар төрле гармунда да уйнап “вичер”ларда яшьләрне биетүче дә ул, авыл клубында куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы да ул, тимерче дә ул. Халык җырларына үзеннән сүзләр кушып җырлаучы да ул.

Үзләренең коесы бар,
Безгә килеп су ала.
Сыңар бияләен киеп
Муллаян туйга бара.

Монысы туй вакытында азрак төшереп тә алгач бияләен югалтканнан соң үзеннән көлеп җырлаган җыры.

Әлбәттә , дөнья булгач сагышсыз гына булмый. Бу яшь савучылар кайчакларда шундый җырлар җырлыйлар ки, күзләрдән яшьләр чыга иде. Трактор арбасында тирбәлеп барганда “Ай былбылым”, “Каз канаты”, “Өй артында шомыртым”, “Яшьлек “ кебек көйләр җырласалар, сыер сауганда һәркайсы үзенчә моңая. Җәй көннәрне сыерларны Озынкул урманы артындагы яки Чирабай урманы артындагы туплауда савалар. Туганапам үзе сыерларын саварга киткәндә, миңа урман буеннан җиләк җыя торырга куша. Минем аның яныннан һич тә китәсем килми, чөнки һәр сыерны сауганда ул берәр җыр җырлый. ”Вәгъдә”, “Карлыгачкай кара”, “Йөрәк сере” җырларын бигрәк тә үзәк өзгеч итеп җырлый иде. “Карлыгачкай кара” җырының сүзләрен мин әле дә оныта алмыйм.

Карлыгачкай кара, муены ала,
Ник моңая икән бу бала?
Моңаймас та иде ай бу бала
Йөрәккәе тулы ут яна.

Карлыгачкай кара, муены ала
Болытларга кереп югала.
Кыз булганчы булсам канатлы кош,
Тоткын булмас идем дөньяда.

Карлыгачкай кара, муены ала,
Канат очкайлары буяулы.
Кагарлар да инде, сугарлар да
Кем баласы кемгә аяулы.

Бу җыр ятимлектә үскән, паспортсыз булганлыктан барлык хыяллары да киселгән, туганнан бирле авыр эштән интеккән, киләчәкләрендә, тормышка чыксалар усал бианай кул астында исерек ир белән иза чигеп дөнья көтүче авыл кызларының язмышларына иң туры килүче җыр булгандыр. Мәктәптә концерт-фәлән куелса да ул җыр җырланмый калмый, бигрәк тә Мөгаззәмә апаның кызы ятимә Мәүлидә апа җырласа бар да елый.

Авылымның җырлары бик күп һәм төрле. Мин бала чагымда күрше Флизәләргә уйнарга еш керә идем. Уйнаудан да бигрәк, аларда мине уен коралларының күп булуы тарта. Урман караучы булып эшләгән Әхкәм абый өйдә әлбәттә бик сирәк була, ә буш вакытларында баянда һәм скрипкада уйный иде (шуны да әйтим әле, балалары Ришат белән Флизә дә баянда уйнарга өйрәнделәр, Флизә бик матур җырлый да иде.). Бервакыт ул безне-улы Ришат, кызы Флизә һәм мине каршына утыртып скрипкада үзе уйнап мәшһүр “Сандугачны” җырлады. “Сандугач, сандугач, китмә, китмә сандугач!”- дип җырлаганда мин йөрәгем өзелеп төшәрдәй булып әсәрләнеп утырдым. Ул көнне өйгә кайткач та әллә күпме вакыт шул көй тәэсирендә бу җирдән аерылган, дөресрәге сихерләнгән кеше кебек йөрдем. Бу шундый бер моңа кадәр татылмаган хәлат булды ки, мин беренче тапкыр үзем дә сизмәстән музыканың тылсымлы тәэсир көчен шунда тойдым дип әйтә алам. “Менә, әллә нинди юк-бар җырлар җырлаганчы шушы җырны өйрәнегез,”- диде безгә Әхкам абый.
Әхкәм абыйның гаиләсе гомумән музыкаль гаилә. Хатыны Фәнүзә апа да йон эрләгән , яки ашарга пешергән вакытында әкрен генә тавыш белән үзәкләрне өзәрлек итеп татарча җырларны җырлый. Халык җыры “Зөләйха”ны мин беренче тапкыр аның авызыннан ишеттем. Ул аны бер дә иренмичә Флизә белән икебезгә өйрәтте.
Әхкам абыйның әнисе Ситдыйка әби үзе бер могҗиза булып күңелемдә калды. Ул 12 ел буе урын өстендә ятып чирләде. Йомышы да шунда булды. Фәнүзә апа эрләп эш итеп биргән йонны яткан җирдән бәйләп ята иде. Кайчан керсәң дә кулында бәйләм энәләре ялт-йолт килеп тора. Тезләрен чәнчеп яткан көенә бәйләм бәйли иде, мәрхүмәкәй. Кайчагында безне янына дәшеп төрле кызык-кызык әкиятләр сөйли. Халкыбызның авыз-тел иҗатының бөек хәзинәсе булган мөнәҗәтләрне һәм мәшһүр “Сак-Сок бәете”н мин беренче тапкыр аның авызыннан ишеттем. Көе дә, Ситдыйка әбинең калтыравыграк тавышы да әле булса колагымда яңгырап тора кебек. Әниләрен тыңламаган ике баланың фаҗигасы мине шак катырды. Гыйбрәт алырлак та шул. Без дә абый белән кайчагында юктан гына әрепләшеп, сугышып китәбез. Инәй күпме генә тыярга тырышса да берәребез еламыйча туктый да белмибез. Әхкәм абыйларның да ике генә бала. Улы Ришат һәм кызы Флизә генә. Бәетне ишеткән көнне эчемнән генә “башкача абый белән бер дә әрепләшмим, сугышмыйм, аны гел тыңлап кына торачакмын,” дип антлар иткәнем хәтеремдә. Флизәгә дә, абыеңны тыңла, югыйсә Сак белән Сок кебек очып китәрсез дә мәңге очраша алмассыз дип акыл бирдем.
Менә шулай гади генә авыл халкы, аның моң тулы мәрхәмәтле күңеле безне төрле авырлыклардан, яман холыктан, көтелмәгән бәла-казалардан, ярамаган гонаһлы эшләрдән тыеп, иманлы җаннар итеп тәрбияләп үстерде. Рәхмәт аларга.