user_mobilelogo

Яңгырны яратам мин. Бигрәк тә җәйге кояшлы яңгырны. Менә искәрмәстән генә әллә каян бер болыт килеп чыга да коеп яңгыр ява башлый. Ничек тиз башланган булса, шулай ук тиз туктый да. Юк, ул туктамый. ә болытны җил арырак алып китә. Яңгыр әле туктап беткәнче үк тәрәзәгә карыйм: һавада төрле төсләр белән салават күпере балкый.

Казаяк тау башы артыннан башланып күкне иңләгән төрле төстәге дуганың икенче башы кайдадыр еракта каршы яктагы горизонт артына барып төшә. Салават күперенең могҗизалы төсләре кечкенәдән үк тынгы бирмәде миңа. Язгы ләйсән булсынмы, җәйге яшенле яңгыр булсынмы, яңгыр акрынаюга урамга чыгып сихерләнгән кебек шул тылсымлы да, сихри дә күпергә карап тора торган булдым. Инәйне, абыйны, туганапамны бу табигать могҗизасы турында сорашып, аптыратып бетерә идем. Ни эшләп чыга ул, кайдан башлана, кайда төшә, ни өчен чыга, ни өчен "Салават күпере" дип атала һәм башкалар, һәм башкалар. Берсендә инәй: ”Салават күпере елгага төшә, ул аннан су ала да икенче бер җиргә яңгыр яудыра,”- дип аңлатты. Бик үк ышанып бетмәдем бугай мин инәйгә ул вакытта. Ярый. Тора-бара ачырмын әле мин ул серне, дип күңелемә генә бикләп куйдым...

Бервакыт салават күперенең бер башы бөтенләй якынга, авылның бәрәңге бакчалары артыннан гына агып яткан Камышлы инешенә төшкән кебек тоелды. Менә бит ул, монда гына, якында, дус кызым Флизәләрнең бакча артындагы елгага төшкән су алырга. Йөгереп урамга чыктым. Яңгыр әле туктамаган, аннан-моннан тамгалап тора. Ара-тирә яшен яшьнәп ала, күк күкри... Ләкин тылсымлы күперне тотып карыйсы килү теләге куркудан көчлерәк булып чыкты. Урам аркылы йөгереп чыктым...һәм каршыдагы тыкрыктан җан-фәрманга инеш буена томырылдым. Менә инеш яры... Менә шушында гына булырга тиеш ул тылсымлы күпер... Текә яр башына килеп бастым. Тик нәрсә бу?! Өйдән чыккач та кул сузымында гына булып тоелган аллы-гөлле , яшел-шәмәхә төсләре белән балкыган тылсымлы күпер инде юк! Кая булган ул?! Инешкә таба кулымны сузам... Менә яңа гына шунда иде бит. Минут эчендә кая булды соң дип аптырап тирә-якка карадым. Алдымда кояшка манчылган инеш аръягы, тылсымлы күпер анда да юк. Тик шулай да бар да гадәттәгечә түгел кебек, бар да ниндидер икенче бер төстә кебек. Шул вакытта алга сузылган кулларыма, ялан аякларыма күзем төште. Мин тынсыз калдым. Кулларым, аякларым яшелле-зәңгәрле төскә кергән. Башымны күтәреп өскә карадым. Әнекәем лә, мин бит салават күпере уртасында калганмын!... Ә күпернең бер башы чыннан да безнең Камышлы инешенә төшкән икән. Тик бу табигать могҗизасы белән ясалган күпер өчен безнең тавык та җәяү кичәрлек инешебез бик тар шул. Төрле төсләрдән тукылган сихри дуга горизонтка кадәр сузылган... Шул минутларда йөрәгемне ниндидер серле бер халәт биләп алды. Иңнәрдә канат үскәндәй бер җиңеллек тойдым, ирексездән аяк астыма карадым - бу вакытта аякларым җирдән аерылып, мин җир белән күк арасында асылынып торсам да һич аптырамас идем, чөнки үз-үземә шулай тоела башлаган иде. Менә хәзер нидер була. Ни икәне генә билгесез...

Тик бер ни дә булмыйча калды. Юк, булды... Тора-тора төрле төсләр акрын гына эреп югалдылар. Күлмәгем яңгырда шактый юешләнгән иде, артыма борылып карый-карый акрын гына өйгә атладым.

Соңыннан бик күп китаплар укыдым, салават күперенең төсләренең сере дә ачылды алар аркылы. Шуларның берсендә салават күпере уртасында калган кеше тормышта бар теләк-максатына да ирешәчәк, диелгән иде анда. “Салават күпере” атамасының мәгънәсе дә аңлашылды: ул мактау дигәнне аңлата икән. Аллаһыга, аның йөзендә табигатъкә, аның чиксез кодрәтенә мактау дигәнне аңлата икән ул.