Без икмәккә туйган буын балалары, шулай булса да икмәк валчыгын җиргә төшерү иң зур гөнаһ саналды без үскәндә. Икмәкне олылауга, кадерләүгә ата – аналарыбыз да, укытучыларыбыз да бик өйрәтә иделәр. “Ашау дәресе” турында язып китәм әле. Башка мәктәпләрдә ничектер, (һәрхәлдә, без бишенчегә укырга барган Калмашбаш урта мәктәбендә ул гадәт юк иде) ә менә безнең Иске Биккенә башлангыч мәктәбендә “Ашау дәресе” дә бар иде. Укытучыбыз Ханә апа (Әһәдуллина Ханә Шәйсолтан кызы, ул безнең авылга Чакмагыштан килгән укытучы) бер тәнәфесне шулай дип атагандыр инде, әмма без аны тәнәфес дип белми дә идек. “Ашау дәресе” һәм бетте – китте. Тышка чыгып йомышларыбызны йомышлап кергәч, дәрестә утырган кебек итеп парталарга тезелеп утырабыз. Ханә апа да утыра.
Ул сумкасыннан ап – ак чүпрәккә төрелгән ашамлыгын ала. Чүпрәген яхшылап өстәленә җәя, азыгын да шунда куя. Аннан соң безгә дә шулай эшләргә куша. Без дә кем иске гәзиткә, кем чүпрәккә төреп алып килгән азыкларыбызны алып бер валчыгын да коймаска тырышып кадерләп кенә тотып ашый башлыйбыз. Азыкларыбыз күбесенчә шул бер телем ипидән гыйбәрәт. Кайсыбер кешеләрнең ипиенә каймак яки май, яисә берәр төрле варенье ягылган була. Азыкны ашап бетермичә бер генә шук малай да сөйләнми, йөрми, көлми, уйнамый. Ипинең валчыгын да идәнгә төшерергә ярамый. Калдык-сыныклары калса укытучыбыз аны төреп алдырта, кайтканда ашарсыз яки кайткач малларыгызга бирерсез ди (хәер ул вакытта нинди сынык калсын инде бездән). Якын-тирәләр ничек иткәндер, без ипинең азрагын кайтканда ашарга да калдыра идек. Безнең өй мәктәптән ерак, көне дә матур булса уйный-уйный кайтасаң, корсак ачып китә дә бер арада шул кисәк белән тамак ялгап куясың. Әмма ләкин юлда ашасак та, урманда я кырда ашарга туры килсә дә, ипи валчыгын җиргә төшермәскә, таптамаска икәнлеге канга сеңдерелгән иде безнең. Ипи валчыгы җиргә төшеп китеп ялгышып-фәлән өстенә басылса, ирексездән күккә күз саласың. Алла бабай сукмыймы, таш төшеп килмиме, янәсе. Әтәй-инәйләр өйрәткән бит инде туганнан бирле: ипи, икмәк, әпекәй дөньядагы иң зур, иң кадерле нәрсә. Аны идәнгә, җиргә коярга ярамый. Аны җиргә төшерсәң Алла бабай башыңа зур таш төшерә, янәсе. Ул гынамы әле... Тагын мондый тыюлар да бар: ипи валчыгының өстенә басарга ярамый-аягың корыр, ипи кисәген җиргә ыргытырга ярамый - кулың корыр. Хәтта ипи турында бер генә ихтирамсыз сүз дә әйтергә ярамый – телең корыр... Ипидән зур булып сөйләшергә ярамый. Ипи шулай итеп Алла бабайдан кала хөрмәткә лаек икенче зат булгандыр. Зат димен, Алладан кала икенче димен, чөнки ипине үзебез нык хөрмәтләгән әтәй-инәйләребез дә чиксез олылый иде. Ипекәй генә булсын, ипекәй булса бар да булыр, ди иде алар кайсы вакытта да. Алар үзләре дә ипинең зурлыгына чиксез ышаналар һәм бу ышанычны безге дә сеңдерәләр иде. Менә моның бер мисалы. Кызлар җыелышып тау астыннан гына ерак талкоега суга барабыз. Ә судан кайтканда юлда очраган ике таш кисәгенә утырып ял итәбез. Безнең сукмак читендә генә зур куб формасындагы ике таш кисәге ята. Ул ташларны безнең чиксез фантазиябез Алла бабайның ипи валчыгын таптаган берәүнең гөнаһлы башына төшергән ташларыдыр дип күз алдына бастыра. Анда утырганда башка төрле-төрле шомлы уйлар килә. Соңыннан ачыклануынча, ул ташлар иске тегермән нигезендәге ташлар булып чыкты, соңрак аларны кайдадыр нигез ташына алып киттеләр. Ә икмәккә чиксез хөрмәт әле дә саклана безнең буында. Моның өчен ата-аналарыбызга, укытучыларыбызга зур рәхмәт.

