Гел игелек кылып үткән гомерең...
Гел яхшылык, гел-гел изгелек.
Шуңа ходай озын гомер белән
Бүләклидер сине үз күреп.
Бүген чәчләреңдәй ак күңелең
Нурлар сибә безнең юлларга.
Синнән алган дәртле ялкын көче
Җитәр әле озак елларга.
Гел игелек кенә кыласың син...
Еш-еш кына кунак җыясың,
Гап-гади бер эш башкаргандай
Бәлеш салып, коймак коясың...
Җәйләр җитсә җиләк җыясың син,
Мәтрүшкәләр... аннан бер кочак...
Торпычалар пешереп, чәкчәк бизәп
Киләсең син берәү чакырса.
Гел игелек кенә кыласың син...
Кайгылыга башлап киләсең,
Авырлыкны бергә күтәрешеп,
Кирәгенә киңәш бирәсең.
Үзең олы - без яшь, ә шулай да
Һаман син дәшәсең хәлне белеп.
Шуңа бүген Ходай саулык биреп,
Бәрәкәтле озын гомер биреп,
Бүләклидер сине үз күреп.

