user_mobilelogo

Авыл уртасында һәйкәл булып баскан

Очкыр күзле мәңге-мәңге яшь егет.

Кайталмады инде, картаймады инде-

Күңелләрдә калды мәңге яшь килеш...

 

 

Авыл уртасында һәйкәл булып баскан

Егет дәшә кебек безгә бүген дә:

Кайталмадык инде, картаймадык инде -

Яшәгез сез безнең безнең өчен дә...

 

Без илләрдән яшьли, яшьли чыгып киттек,

Үлгәндә дә матур, матур яшь идек.

Безне көтеп әнкәй саргайгандыр инде,

Саргайгандыр инде сылу, яшь килеш.

 

Без ярларны назлап, сөеп туялмадык,

Тумый калды безнең туар балалар.

Мәңге тынмас инде, мәңге сызлар инде

Ярлар күңлендәге тирән яралар.