user_mobilelogo

Карурманда кара төндә каршы чыгып

Малыңмы, дип, җаныңмы, дип, булса сорау:

Малым, ди дә, җанын саклап кала һәркем -

Җан кадерле, мал табыла баш булса сау.

 

Якты көндә яшәгәндә гүзәл җирдә

Сорау булса, илеңме дип, әллә телең?

Кайсын бирим: телем бит ул минем илем,

Кайсын алыйм: илем бит ул минем телем.