Бетәрсеңме икән ни, милләтем?
Инде тәмам изелеп тапталдың.
Яшьли китте Тукай, китте Такташ –
Бөекләрең сине ташлады.
Тукай үлемдә бер котылу күрде –
Халкым, аны яклый алмадың...
Рәнҗеп китте кара дөньяларга,
“Караны, дип, аклый алмадым...”
Кара дөньялардан кара туфрак
Тартып алды Такташ җәсаден –
Ул да китте, җанын саталмагач,
Ямен тапмады шул яшәүнең.
Рәнҗешләре шулай төшә бугай
Тапланмаган илаһ күңелнең...
Шуңа күрә мәңге бәхет күрми
Үтә ахры милләт гомере.
Декабрь, 2012.

