Исәнме, кыр! Сау гынамы, болын!
Саумы, ак каенлы урманым!...
Сабан туе бүген болыныңда -
Җыелганнар кызың, улларың...
Исәнмесез, яшьтәш, авылдашлар,
Кардәшләрем, дуслар, туганнар...
Бәйрәм диеп туган якларына
Бар да бүген кайтып тулганнар...
Ямьле бәйрәм монда - сабан туе,
Көләч бүген яше, карты да...
Бернигә дә карамыйча бүген
Тик мәйданга күңел тартыла.
Бармый калып булмый, булмый инде,
Елына бер килгән бәйрәмгә...
Йола булып килгән изге бәйрәм
Язмышларга безнең бәйләнгән.
Яз җитүгә авылым көтеп тора
Сабантуе кайчан җитәр дип...
Бәрән суя, туганнарын җыя -
Бергә бәйрәм итеп китәр дип.
Киң күңелләр алдан көтеп тора,
Сабан туе изге йоласын -
Бүләкләрен барлый, сөлге чигә,
Бизәр өчен бәйрәм колгасын.
Иртәгәсен иртән ул сөлгеләр
Сәламләрләр җиңгән кардәшен...
Халкым рухы изге йолабызда,
Сабантуйлар мәңге яшәсен!
Сабан туйлар мәңге яшьнәсен!

