(Бер пенсионер авызыннан)
Эшкә яраганда кем дә кирәк -
Барыбыз да "важный" кешеләр...
Пенсиягә чыктың - эшең бетте,
Кемгә кирәк безнең ишеләр, -
Диеп уйлый идем, хата икән -
Кирәк икән безнең ише дә,
Алай гына түгел, без өлкәннәр,
Хәтта иң кирәкле кешеләр.
Кирәккәндә акча биреп торгач
Яраталар безне күршеләр,
Сатучылар сөя, выручкасын
Тәэмин иткәч безнең ишеләр
(Кайчакларда хәтта бурычка да
Биреп тора безнең ишегә.)
Власть кемне куша - шуны сайлый
Карышып тормый безнең ишеләр.
Шуңа күрә сайлау чоры җитсә
Без шул иң кирәкле кешеләр.
Малай карап тора авызыма,
Мең яшә, ди килен кеше дә.
Шулай дими, һәр ай пенсиядән
Өлеш чыга онык ишегә.
Көзен, әбиләрнең чуагында
Бәйрәм итә өлкән кешеләр.
Шуңа мин дә бәйрәм белән котлап
Теләк телим безнең ишегә:
Җыйган малыбызны тигез бүлеп
Васыять языйк, өлкән кешеләр,
Озак яшик, чирләмичә үлик -
Интекмәсен бала кешеләр.
Шул теләгем безнең ишегә.

